Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнекеләр җиңүче!

Тукай районы «ЭкоЯз 2020» республика акциясендә өченче урынны алды. 

ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы «Экояз 2020» акциясенә йомгак ясады. Экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән акциянең республика этабы 2020 елның 18 маеннан 31 маена кадәр дәвам итте. Быелгы «Экояз 2020» җиңүчеләре арасында Тукай районы да булуы турында без узган санда хәбәр иткән идек инде. Безнең район «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинациясендә өченче урынны алды. Беренче урында – Саба, икенчедә Биектау районы. Әлеге номинация җиңүчеләре махсус кубок, диплом һәм балалар мәйданчыгы алу өчен сертификат белән бүләкләнә. 
Кнәз урта мәктәбе һәм «Тополек» балалар бакчасы – конкурсның призерлары булды. Конкурсның район этабы 2020 елның 1 апреленнән 13 маена кадәр үткәрелде, аны район мәгариф идарәсе оештырды. Әлеге этапта «Иң яхшы балалар бакчасы»н, «Иң яхшы мәктәп»не ачыклау бурычы куелган иде. Укытучылар һәм тәрбиячеләр балалар белән бергә онлайн режимда мәктәпләр һәм балалар бакчалары территориясендә экологик сукмак проектын әзерләделәр. Проект кысаларында сыерчык оялары ясау, онлайн экологик дәресләр һәм табигатьне саклауга юнәлтелгән башка чаралар үткәрелеп, аларның видеоотчетлары хәзерләнде. Район этабында Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе «Иң яхшы мәктәп», Шилнәбаш авыл җирлегендәге «Тополек» балалар бакчасы «Иң яхшы балалар бакчасы» номинацияләрендә җиңү яуладылар, шулай ук ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә кергән 8 район арасында Тукай районы данын яклап, «Экомәктәп» һәм «Экобакча» номинацияләренең җиңүчеләоре һәм республика күләмендә призерлар булдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев