Безнекеләр – беренче
Казанда «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында өченче төбәкара олимпиадага нәтиҗәләр ясалды.
Анда безнең районнан «Айкорм» һәм «Мусабай» кооперативлары финанс директоры Эльза Мифтахова да катнашып, беренче урынны алуга иреште. Икенче урында Минзәлә, өченче урында Азнакай һәм Чистай районы эшмәкәрләре. Күргәзмә быел татарстанлыларны гына түгел, башка регионнардан килүчеләрне дә җыйды. шулай итеп анда дистәләгән авыл хуҗалыгы кооперативы катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев