Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездәге тикшерү бүлмәләрендә ничек?

Казанның "Дальний" полиция участогында булган куркыныч хәлләр җәмәгатьчелектә зур кайтаваз тапты. Татарстандагы барлык полиция участокларына да видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылырга тиеш. Әлеге җәһәттән "Якты юл" газетасы хезмәткәрләре, район эчке эшләр бүлегендә кулга алынучыларны тоту, алардан сорау алу, тикшерү үткәрү шартлары белән кызыксынып, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте. Район эчке эшләр...

Казанның "Дальний" полиция участогында булган куркыныч хәлләр җәмәгатьчелектә зур кайтаваз тапты. Татарстандагы барлык полиция участокларына да видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылырга тиеш. Әлеге җәһәттән "Якты юл" газетасы хезмәткәрләре, район эчке эшләр бүлегендә кулга алынучыларны тоту, алардан сорау алу, тикшерү үткәрү шартлары белән кызыксынып, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте. Район эчке эшләр бүлеге башлыгы Дамир Шәйдуллин әйтүенчә, бүлекнең административ тоткарлау камерасында, коридорлар һәм күп бүлмәләрдә видеокүзәтү урнаштырылган, сорау алу бүлмәләре камералар белән җиһазланмаган, әмма тикшерү чаралары закон кысаларында алып барыла. Район прокуроры Марат Әхәтов та бу мәсьәләнең район прокуратурасының аерым контролендә булуын билгеләп үтә. Марат Илгиз улы административ тоткарлау камераларының прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелеп торуы, бу хакта актлар төзелүе турында әйтте. Шуны искәртәбез, әлеге бүлмәләргә бары тик суд карары нигезендә яки җәза чарасы буларак административ тоткарлау каралган җинаятьтә яисә административ хокук бозуда шикле дип танылган кешеләр генә урнаштырыла. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан кулга алу һәм тикшерү вакытында үз ирегеңне һәм хокукларыңны ничек якларга? Бу турыда район прокуроры газетаның алдагы саннарында сөйләргә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция полиция участоклары