Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без үз гамәлләребез өчен җаваплы

2019 елның 4 февралендә Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Фәрхетдинова Алия Зөфәр кызы балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы " дигән темага әңгәмә үткәрде.

"Җинаять һәм яшүсмер» темасы бүгенге көндә актуаль, чөнки һәр яшүсмер авыр нәтиҗәләргә китерә торган хокукка каршы гамәлләр турында белми. Ел саен яшүсмерләр тарафыннан 145 меңнән артык җинаять кылынган, аларның һәр бишенчесе диярлек җәза бирү өчен иректән мәхрүм итү тәрбия колонияләренә җибәрелә.

Әңгәмәнең төп бурычлары - балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау; хокукый белемнәрне пропагандалау; җаваплы карар кабул итү күнекмәләрен формалаштыру; катлаулы ситуацияләрне тәнкыйди анализлау күнекмәләрен формалаштыру.

Әлеге чарада социаль хезмәт алучы 9 балигъ булмаган бала катнашты.

Чара барышында “Яшьләр арасында җинаятьчелекне кисәтү» дигән видеоролик күрсәтелде һәм караган ролик буенча әңгәмә үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев