Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Без бераз соңгарак та калдык»

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясап, быелга бурычларын барлый. Алдынгылар рәтендә йөргән «Гигант» һәм С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда узган җыелышларда район башлыгы Фаил Камаев катнашты. Бу коллективларны ул район икътисадын әйдәүчеләр дип атады.

Сәйдәшев исемендәге хуҗалык табыш китерүче ике юнәлештә эшли: игенчелек (35 процент) һәм терлекчелек (65 процент). 6150 гектар сөрүлек җирләре бар. Узган ел бөртеклеләрнең гектарыннан 45әр центнер уңыш җыеп алдылар. Тулаем җыем 11835 тонна тәшкил иткән. Белгәнебезчә, хуҗалык югары сортлы орлык җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин бу эшнең, табышлы булса да, бик мәшәкатьле булуын искәртте. Беренче чиратта, агротехник таләпләрне тиешенчә үтәргә кирәк. Технологияләр буенча калышмау таләп ителә. Бәхеткә, орлыкларның сыйфатын контрольдә тотучы фотосепараторлары бар. Узган ел ашлык киптерү җайланмасы алып куйдылар. Кыйммәт булса да, чыгымнар үзен аклый. Баш агроном Илдар Мөхәммәдиев, җитәкче сүзен куәтләп, бөртекле культуралардан тыш, рапс һәм күпьеллык үләннәрне дә орлыкка җитештерә башлау планы белән уртаклашты. 
Узган ел терлекчелек тармагына инвестицияләр 111 млн сум тәшкил иткән. Мерәс һәм Иске Абдулда саву заллары белән терлекчелек комплекслары янартылды. Көзгә Иске Абдулда 400 башка исәпләнгән корпус сафка басачак. Бүген хуҗалык көнгә 14 тонна сөт тапшыра. Бер сыердан уртача күрсәткеч 20 литр – бу республикакүләм уртача күрсәткечкә тәңгәл. Марат Сафин әлеге нәтиҗәгә ирешү юлларын да атады. Предприятие Россиянең алдынгы нәсел үрчетү хуҗалыклары белән хезмәттәшлек итә. Биредә малларны ашату системасы югары дәрәҗәдә оештырылган. Бу унайдан үзләрендә азык хәзерләү үзәге төзергә дигән фикергә килгәннәр. Җитәкче: «Бүген технологияләрне камилләштерми торып, позицияләрне саклап калып булмаячак, – дип ассызыклады. – Без бераз соңардык та инде», – диде ул. Җитәкчеләрнең алга таба бурычы – хуҗалыкта эшләүче белгечләрнең хезмәт хакын күтәрү. Бүген уртача хезмәт хакы 28 мең сум һәм бу чик түгел.
Җыелышта Марат Сафин яшьләрне авылда калдырасы иде дип мөрәҗәгать итте. Читтән килеп эшләүчеләр безнең традицияләрне дә, җиребезнең кадерен дә белмиләр, диде ул. Яшьләрне хуҗалык исәбенә укыту мөмкинлеген искәртте. Шундый ике белгеч кайтып эшли башлаган, тагын икесе укуларын дәвам итә. Яшьләрне кызыктырыр өчен өйләр салып бирү практикасы гамәлдә. Эшлим дигән кешегә монда юллар ачык.
Район башлыгы Фаил Камаев С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык башкаларга үрнәк дип белдерде. Җитештерү күрсәткечләре белән дә, социаль юнәлешле сәясәт белән дә. Монда халык бер көн алга карап яши.

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев