Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренче чиратта Сарман юлындагы чокырларны ямаячаклар

Апрельнең урталарыннан "Татавтодор" оешмасының Яр Чаллы филиалы район юлларының чокырланган урыннарын ремонтлый башларга уйлый. Бу турыда филиалның директоры вазифаларын башкаручы Рәдис Вәсимов хәбәр итте. Чокырларны ямауда 12 техника, 14ләп кеше эшләр дип планлаштырыла. Юллар чиратлап ремонтланачак. Беренче булып "Татавтодор" иң проблемалы участокка - Яр Чаллы - Сарман трассасына чыгарга уйлый....

Апрельнең урталарыннан "Татавтодор" оешмасының Яр Чаллы филиалы район юлларының чокырланган урыннарын ремонтлый башларга уйлый. Бу турыда филиалның директоры вазифаларын башкаручы Рәдис Вәсимов хәбәр итте.

Чокырларны ямауда 12 техника, 14ләп кеше эшләр дип планлаштырыла. Юллар чиратлап ремонтланачак. Беренче булып "Татавтодор" иң проблемалы участокка - Яр Чаллы - Сарман трассасына чыгарга уйлый. Аннары Яр Чаллы - Зәй арасы, алардан соң башка участоклар төзекләндерелер дип көтелә. Яр Чаллы филиалы карамагына районның 390 километр юлы керә. Чокырларны ямау өчен билгеләнгән ике ай ярым вакыт эчендә аларның барысында да тиешле ремонтны ясарга ышандыра Рәдис Нәсим улы.

Төзекләндерү технологиясенә килгәндә исә, һәр елдагыча чокыр башта һава өрдереп чистартылачак, киптереләчәк, аннары асфальтлы-битумлы катнашма салыначак. Быелгы технологиянең аермасы шунда: асфальтлы-битумлы катнашма чокырга кайнар килеш салыначак. Моның өчен катнашманы термостагы кебек кайнар килеш саклый торган немец машинасыннан - термобункердан файдаланачаклар. Бездәге ямалган урыннар гадәттә бер, ике, күп дигәндә өч елга җитә. Мондый яңа ысул белән эшләү сыйфатны яхшыртырга ярдәм итәр дип ышаналар төзекләндерүчеләр. Машина йөртүчеләр юлларның аннан-моннан гына ямалган урыннарына юлыксалар, "Татавтодор"ның Яр Чаллы филиалына диспетчерга шалтыратып хәбәр итә алалар, ди директор вазифаларын башкаручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлларны ремонтлау