Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәм халык – көчле халык

4 ноябрь көнне илебездә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәләр. Россия регионнары арасында Татарстан иң күпмилләтле республикаларның берсе булып исәпләнә. Биредә 173 милләт вәкиле яши.

Алар арасында иң күпсанлы милләт булып: татарлар, урыслар, чувашлар, удмуртлар, украиналылар, мордва, мари һәм башкортлар санала. Тукай районында да төрле милләт халыклары гомер кичерә. Алда санап үтелгән милләтләрдән кала районда азербайҗан, әрмән, таджик, ингуш һәм башка башка милләт кешеләре көн күрә. Алай гына да түгел, алар катнаш никах корып, гаилә төзиләр, балалар үстерәләр. Һәм катнаш никахлар саны елдан-ел артуга таба бара.

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан белем бирү һәм мәдәният учакларында әлеге бәйрәмгә багышланган сыйныф сәгатьләре, күңел ачу чаралары үтәчәк. Без исә районыбызда яшәүче барлык халыкларны да әлеге күркәм бәйрәм белән тәбрик итәбез, алага таба да үзара дустанә мохиттә яшәргә насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев