Яр Чаллыдан 51 яшьлек ир-ат исә Тукай районында яшәүче хатын-кызның ашамлык тутырылган сумкасын урлаган. Ир кеше моңа кадәр дә бу төр җинаятьләре өчен хөкем ителгән булган. Хәзер аңа тагын 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Бу юлы кырын гамәлне ул Мәскәү проспектындагы базарда эшли. Ир-ат бер читтәрәк хуҗасыз торган...
Яр Чаллыдан 51 яшьлек ир-ат исә Тукай районында яшәүче хатын-кызның ашамлык тутырылган сумкасын урлаган. Ир кеше моңа кадәр дә бу төр җинаятьләре өчен хөкем ителгән булган. Хәзер аңа тагын 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Бу юлы кырын гамәлне ул Мәскәү проспектындагы базарда эшли. Ир-ат бер читтәрәк хуҗасыз торган юл сумкасына игътибар итә. Кеше юклыктан файдаланып, ул сумканы алып китмәкче була, ләкин качып барганда аны полициянең участок вәкаләтлесе тоткарлый.
Хәзер урланган товар җинаятьчедән алынган, сумка хуҗасына кире кайтарылачак. Тукай районында яшәүче хатын-кызга килгән матди зыян 4 мең сумнан артык дип бәяләнә, дип хәбәр итә Яр Чаллы буенча Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.
Нет комментариев