14 февральдә көндезге сәгать 2 тулганда Яңа Троицкий авылында хуҗалык кирәк-яраклары блогы яна. Хуҗалар бинадагы электр розеткасына автоюгыч кушкан булалар. Электр үткәргечнең йөкләнешкә көче җитми һәм ут каба.
Шул ук көнне кичке сәгать 7 тулганда «Ивушка» бакчачылык ширкәтендә мунча яна. Янгынны бакча күршеләре күреп ала. Алар ут чыкканын электр уйнаклавыннан сизә. Бу очракта янгын чыгуга электр җиһазларының дөрес монтажланмавы сәбәп була.
Нет комментариев