Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер-беребездән өйрәнәбез

Район үзәкләштерелгән китап-ханәләр системасы әледән-әле урыннарда язучылар белән очрашулар, белгәннәрдән өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу өчен семинарлар үткәрә. Чираттагысы Күзкәй авылы китапханәсендә булды. Ул китапханә каршында егерме ел эшләп килүче «Хатирә» клубының юбилеена багышланды.

Клуб җитәкчесе кырык елдан артык итапханәче булып эшләүче Тәнзилә Шәйхнурованың хисап чыгышы үзе бер осталык дәресе булды. Шушы елларда нинди генә чаралар үткәрелмәгән! Туфан Миңнуллин, Вахит Имамов, Факил Сафин, Ркаил Зәйдулла кебек олуг язучыларны чакырып, клуб тулы халык алдында әдәби кичә үткәрүне генә күр! Туфан Миңнуллинның шунда: «Китапханәдә мондый кешеләр эшләгәндә безнең китаплар тузанга күмелеп, киштәләрдә ятмас», – дигән сүзләре истә калды.
Күп еллар элек лаеклы ялга чыгып, инде «онытылып» беткән орденлы терлекчеләрне клубка чәй өстәле янына чакырып, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшыргач, үзебез дә бик сөенеп калган идек. Репрессия корбаннарының исәннәренең үзләрен, балаларын чакырып искә алу, мәктәп укучылары белән патриотик темаларга очрашулар оештыру, китап укучыларны төрле конкурсларда катнашырга әйдәп, анда диплом, мактау кәгазләре тапшырып сөендерү – барысы да безнең «Хатирә» клубы тарихына якты сәхифә булып язылды. «Торфчы кызлар» кичәсе әле дә хәтердә. Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда авылыбызның 15-20 яшьлек кызлары Шатура баткаклыкларына торф чыгарырга киткәннәр. Күпме еллар үткәч, Тәнзиләбез клубка олыгаеп килә торган шул торфчы кызларны чакырып, күз яшьләре аша аннан өйрәнеп кайткан «Шахта» көен җырлашып, истәлекләргә, хатирәләргә чумып утырган мизгелләр бүген дә истә. Семинарда клубташлар шул елларның бер күренешен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр.
«Хатирә» клубының оешу максатын Тәнзилә Шәйхнурова болай дип аңлатты:
– Без элек колхозчыларны лаеклы ялга озатуны клубта бәйрәм рәвешендә уздыра идек. Берсендә 12 кеше булды алар. Коллективтан аерылгач болар моңаеп калырлар бит дип уйладым. Барысын да китап укучыларым итеп кабул иттем, аннары, авыл советы белән киңәшләшеп, клуб оештырырга булдык. Беренче җитәкчесе Гөлнәзирә Шәйдуллина эшкә бик актив алынды. Үзе җырчы, баянчы иде.
Семинарда катнашучылар китапханәченең кырык ел буе матбугатта авыл турында басылып килгән язмалардан тупланган ике калын альбом белән таныштылар. Китапханәчеләрдә авылның кул эшләнмәләре остасы, рәссам Рөстәм Ясәвиев ясаган агач эшләнмәләре күргәзмәсе зур кызыксыну тудырды. Рәфкать Сәгыйдуллинның милләтебез тарихы турындагы чыгышын да семинар кунаклары зур игътибар белән тыңладылар.

Фото автордан алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X