Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәхетле картлык

Кузкәй авылыннан Мөнҗия Бәйрәмова гомере буе «Ярыш» колхозында сыер савучы булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда, туганнары һәм якыннары кайгыртунда яши.

Шушы көннәрдә аны 85 яшьлек юбилее белән котларга район ветераннар советы рәисе Фәйрузә Ваҗиева, җирлек башлыгы урынбасары Лилия Яковлева, ветераннар оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илгизә Нуруллина килделәр.

– Сигезенче сыйныфта бер ай гына укып калдым. Сыер саварга кеше юк иде, мине фермага чакырдылар. 12 сыер ышанып тапшырдылар. Шулай итеп мин 33 ел буе сыер савучы булып эшләдем. Җиде ел дәвамында дуңгыз карадым. Ә пенсиягә чыккач, 62 яшькә кадәр колхозда төрле эшләр башкардым. Инсульт булмаса, тагын да эшләр идем әле, – дип елмаеп сөйләде Мөнҗия Зиевна.

Ат караучы Назыймга кияүгә чыгып, бергәләп дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка, 23 яшендә авариядә уллары Фарсил һәлак була, аның Ландыш исемле кечкенә кызы ятим кала. Бу ханымның башына тагын бер сынау – 32 яшендә улы Вәгыйзнең йөрәге тибүдән туктый. Көчле ханым иртә вафат булган улларына көндәлек догаларын багышлый. Ире фани дөньядан киткәч, Мөнҗия апа ялгыз калмый, аны улы Вазыйх һәм килене Гөлүсә ярату һәм хөрмәт эчендә тәрбиялиләр. Тагын бер улы Фазыл тормыш иптәше Гөлсинә белән авылда яши, әниләренә даими рәвештә килеп, хәлен белеп китәләр. Яраткан оныклары да онытмый, алар өчен әби ныклык, тырышлык һәм кешелеклелек үрнәге булып тора.

– Үземнең бөтен хезмәт биографиямне җирле хуҗалыкка багышладым, алдынгы сыер савучы буларак, ике тапкыр Күзкәй авыл советы депутаты булып сайландым, хезмәт ветераны исеме алдым. Мин мондый хөрмәт өчен, беренче чиратта, авылдашларыма рәхмәтлемен. Бер дә арттырмыйча, картлыгымны бәхетле дип әйтә алам. Аллаһы Тәгалә һәркемгә озын гомер, сәламәтлек бүләк итсен, – дип саубуллашты Мөнҗия Бәйрәмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев