Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Батырлык атнасы” үтте

Район эчке эшләр бүлеге 16 февральдән 23енә кадәр "Батырлык атнасы" акцияcе үткәрде. Бүлек хезмәткәрләре әлеге чара кысаларында Биклән һәм Кече Шилнә мәктәпләрендә очрашулар уздырды. Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Сергей Морозов балалар белән әңгәмәсе вакытында Бөек Ватан сугышы чорына караган вакыйгаларга тукталды, район җиреннән фронтка киткәннәрнең батырлыклары турында сөйләде....

Район эчке эшләр бүлеге 16 февральдән 23енә кадәр "Батырлык атнасы" акцияcе үткәрде. Бүлек хезмәткәрләре әлеге чара кысаларында Биклән һәм Кече Шилнә мәктәпләрендә очрашулар уздырды. Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Сергей Морозов балалар белән әңгәмәсе вакытында Бөек Ватан сугышы чорына караган вакыйгаларга тукталды, район җиреннән фронтка киткәннәрнең батырлыклары турында сөйләде.

Акция барышында укучылар әфган һәм чечен сугышында катнашучылар белән дә очраштылар, эчке эшләр органнары музеенда булдылар.

Бүлек хезмәткәрләре хезмәт бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган өлкән участок инспекторы, милиция өлкән лейтенанты Айдар Биктимеров гаиләсендә дә булдылар, дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге башлыгы ярдәмчесе, эчке хезмәт майоры Руслан Кашапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция