Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Батырларча һәлак булган хокук сакчысын искә алдылар

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, милициянең өлкән участок инспекторы, өлкән лейтенант Айдар Биктимеров моннан 17 ел элек, 1995 елның 22 апрелендә һөнәри вазыйфасын башкарганда батырларча һәлак булган иде. Җинаятьчеләр кулыннан һәлак булган якташыбыз Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Батырлык ордены белән бүләкләнде. Хезмәттәшләре, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ел саен...

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, милициянең өлкән участок инспекторы, өлкән лейтенант Айдар Биктимеров моннан 17 ел элек, 1995 елның 22 апрелендә һөнәри вазыйфасын башкарганда батырларча һәлак булган иде. Җинаятьчеләр кулыннан һәлак булган якташыбыз Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Батырлык ордены белән бүләкләнде. Хезмәттәшләре, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ел саен Айдар Биктимеровны искә алуга багышланган чаралар үткәрә. Быел да полициянең Яр Чаллы гарнизонында хокук сакчылары, сафка тезелеп, аны бер минут тынлык белән искә алды. Хезмәттәшләре А. Биктимеровның каберендә булды, Сәмәкәйдә яшәүче әнисе Фәрүзәнең хәлен белделәр. Гаиләсенә һәм әнисенә матди ярдәм күрсәтелде.

Айдар һәлак булган 22 апрель көнендә җәмәгать тәртибен саклау буенча районкүләм рейд уздырылды, дип хәбәр итте район бүлеге башлыгы ярдәмчесе, эчке эшләр майоры Р. Кашапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев