Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бәтке авылы биючеләре халыкара бәйгедә сынатмады

Бәткедә иҗат итүче «Радуга» хореография коллективы Казаннан зур җиңү белән кайтты. Сәләтле балалар XVII «Арт. Яшьлек. Казан» халыкара сәнгать фестиваль-конкурсында III дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар.

Татарстан башкаласында «Виктория» балалар иҗатын яклау фонды оештырган «Арт. Яшьлек. Казан» халыкара фестивале тәмамланды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә узган әлеге абруйлы бәйгедә Тукай районы данын «Радуга» бию коллективы яклады.

Яшь биючеләр жюри һәм тамашачы игътибарына ике үзенчәлекле номер тәкъдим итте: «Разгуляй» биюендә алар рус халкының дәртле рухын күрсәтсә, «Идел моңнары» композициясендә туган якның гүзәллеген һәм моңын сәхнәгә чыгардылар.

Көчле конкуренция шартларында Бәтке авылы балалары үз осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәтеп, III дәрәҗә Лауреат дипломына лаек дип табылды.

Фото: Екатерина Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев