«Балкыш»та 80 бала ял итә
Дүшәмбе көнне Иске Дөреш авылындагы «Балкыш» балалар лагере янә ишекләрен ачты.
Көзге каникулларда, 1-7 ноябрь көннәрендә, биредә район мәктәпләреннән, опекунлыкка алынган балалар белән бергә, җәмгысы 80 укучы ял итәчәк. «Мәгълүмати-технологик юнәлештә эшләүче лагерьда балалар робототехника, лего, математика һәм физикага бәйле чараларда катнашачаклар», – ди лагерь директоры Әлфия Шәйдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев