Күкрәгендә «Алтын башак» балкый
Район тарихында тирән эз калдырган шәхесләр шактый. Шундыйларның берсе – бүген Иске Гәрдәле авылында гомер итүче Гомәр Гайнулла улы Хәйруллин.
Гомәр ага шушы авыл кешесе, биредә туып-үсә, сигезьеллык мәктәптә белем ала. Аннары Чаллыда Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә унбер классны тәмамлый. Ә җәйге каникулларны колхоз басуларында чөгендер утап, печән чабып үткәрә. Ул вакытта Иске Гәрдәле авылы «Гигант» совхозы составына кереп, үзәге күрше Әҗмәкәйдә урнашкан була.