Яңалыклар

«Балкыш» ишекләрен ача

Уку елы тәмамлануга санаулы көннәр калып бара. Балаларның җәйге ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештыру максатында Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» сәламәтләндерү лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрә.

1 июньнән 18 июньгә кадәр лагерьның беренче сменасы оештырыла. Биредә 75 бала ял итәр дип көтелә. Алар белән районның тәҗрибәле педагоглары, педагогия вузлары студентлары социаль юнәлештә эшләячәк.


Нет комментариев