Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Балкыш» лагере янында чыршылар утырттылар

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, районның авыл җирлекләре башлыклары, Башкарма комитет хезмәткәрләре «Балкыш» лагере территориясендә агачлар утырту өмәсендә катнаштылар.

Лагерь территориясендә агачлар утырту, төзекләндерү һәм чисталыкны саклау, тәртип булдыру зур әһәмияткә ия. Агачлар бу урынны бизәп кенә калмыйлар, эссе көнне күләгә дә тудыралар, һаваны тузаннан һәм зарарлы матдәләрдән дә чистарталар.

Моннан тыш, алар урам ягыннан килгән тавыш дәрәҗәсен киметүгә һәм тыныч атмосфера булдыруга да ярдәм итәләр, бу балалар сәламәтлене өчен аеруча мөһим.

Агач утырту шулай ук экологик белем бирүнең һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүнең мөһим элементы булып тора, балаларны һәм яшүсмерләрне табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтләргә өйрәтә.

Шулай итеп, өмә ясап лагерь территориясендә агачлар утырту ял итү шартларын яхшырту һәм төзекләндерү өчен гамәли чишелеш кенә түгел, ә үсеп килүче буында экологияне кайгыртуда һәм табигатькә аңлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итүче тәрбия коралы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев