Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балкыды балачак йолдызлары

28 февраль көнне Яңа поселогының мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык – 2024» балалар XXIV республикакүләм телевизион эстрада сәнгате фестивленең муниципаль этабы узды. Чарада районыбызның иң сәләтле яшь артистлары, коллективлар катнашты.

Мәдәният йорты бу көнне шау-гөр килде. Фойеда матурданматур концерт костюмнарын кигән балалар, егетләр-кызлар әрле-бирле йөренде. Сәнгать җитәкчеләре, әти-әниләр дә дулкынлану белән аларның чыгышларын көтәләр, тамаша залына үткәнче артистларга үзләренең киңәшләрен бирәләр, соңгы әзерлек эшләрен тәмамлыйлар иде.

Ниһаять, фестивальнең күңелле мизгелләре башланды. Беренче булып сәхнәгә «Зәңгәр томан» биюе белән Бәтке авыл җирлегенең «Айс» хореография коллективы чыкты. Барлыгы бу көнне сәхнәдә ун бию берләшмәсе чыгыш ясады. Шулай ук нәфис сүз сөйләүчеләр дә шактый булды. Алар шигырьләр дә, әдәби әсәрләрдән өзекләр дә сөйләделәр, үзләренең осталыкларын жюрига берсен-берсе уздырып күрсәтте. Әҗмәкәй җирлегеннән «Хат» монологы белән Рената Кәримова, Борды авылы җирлегеннән «Минем әти китте сугышка» шигыре белән Мирослава Федорова күпләрнең хәтеренә кереп калгандыр. Вокал бүлегендә җыр белән катнашучылар да тамашачыларны, аларга бәя бирүче осталарны үзләренең моңнары, артистлык сәләтләре белән гаҗәпләндерде. Круглое Поле поселогыннан Камилә Шабакаева, Комсомолец җирлегенең «Сандугач» вокал коллективының кече һәм урта составы һәм башка яшь җырчылар тамашачыларның мәхәббәтен яулады.

Шулай да бәйге бәйге инде ул. Фестивальнең зона этабына кечкенә һәм яшь сәләт ияләренең иң-иңнәре генә узды

– «Созвездие-Йолдызлык» фестивале балаларның иҗади үсешенә, яңа юллар ачуга булышлык итүче чараларның берсе. Ел саен республика күләмендә, төрле районнарда яшәүче балалар һәм яшьләр әлеге бәйгедә катнашып, үзләренең никдәр сәләтле, күпкырлы икәнен күрсәтәләр. Безнең районда гомер итүче яшьләр дә үтә иҗади һәм үҗәт, үз максатларына, хыялларына ирешә белүчеләр. Елдан ел, фестивальдә катнашучылар арта гына, яңа йолдызчыклар «яна», үзләрен инде күптәннән сәләтле дип танытканнары янә бер үз көчләрен сыный, югаррырак нәтиҗәләргә ирешергә тырыша. Һәм моның һәммәсе дә мактауга, балаларыбыз, яшьләребез белән тагын бер тапкыр горурланырга мөмкинлек, форсат тудыра. Ничек кенә булса да, бугенге чарада катнашкан һәр артист ул җиңүче. Инде иң-иңнәре булып, республика этабында чыгыш ясаячак районыбыз йолдызчыкларына бары тик уңышлар, югары биклекләргә ирешүләрен теләп һәм көтеп калабыз, – диде район башлыгы Фаил Камаев, фестиваль ахырында.

1-3 март көннәрендә исә Чаллы шәһәрендә фестивальнең зона этабы узды. Анда Тукай районыннан 28 концерт номеры белән 180 бала катнашты, 11 номер жюри белән аерым билгеләп үтелде, тукайлыларның 9 номеры супер финалга Казанга чакырылды. Зона этабында шулай ук Чаллы шәһәре, Алабуга, Менделеевск районнарыннан да катнаштылар.

Киеренке һәм шул ук вакытта мавыктыргыч бәйгедә, фестивальнең хореография бүлегендә районыбызның «Айс» бию коллективы, «Ляля» төркеме (Бәтке авылы, җитәкчесе Яна Кирпанева) иҗади эзләнү өчен жюриның махсус призы белән бүләкләнде.

Бәтке авылының «Радуга» коллективы, «Карамельки» төркеме (җитәкчесе Екатерина Иванова) «Бөрлегән» дип исемләнгән бию белән икенче урынны алды. «Вокал» юнәлешендә чыгыш ясаган унөч яшьлек Айсылу Тошева (Круглое Поле поселогы, җитәкчесе Нәфисә Әхмәтшина) беренче урынны, Комсомолец поселогыннан Самира Галиуллина (җитәкчесе Лилия Муллагалиева) икенче урынны, ун яшьлек Руслан Ризатдинов («Татарстан» совхозы поселогы) өченче урынны яулады. Сәмәкәй авылыннан унбиш яшьлек Рузил Сөләйманов исә (җитәкчесе Лилия Муллагалиева) жюриның махсус призына лаек булды. Ансамбльләр арасында вокал буенча «Сандугач» (җитәкчесе Лилия Муллагалиева) «Чабата», «Картуф» җырлары белән ике яшь төркемендә икенче урынга, Новотроицое авылының «Сәйлән» җыр коллективы (җитәкчесе Алия Сәхбетдинова) өченче урынга лаек булды. Нәфис сүз яки конферанс номинациясендә Борды авылыннан биш яшьлек Мирослава Федоровага һәм Яңа поселогыннан Рената Кәримовага жюриның махсус призы бирелде. Новотроицкое авылыннан Дарья Котяшева (җитәкчесе Наталья Катушенок) өченче урын алды.

Алда әйтеп үтелгән номинацияләр буенча җиңү алган яшь артистлар апрель ахырында «Созвездие-Йолдызлык – 2024» фестиваленең Казанда узачак супер финалында катнашачак. Аларны зона этабында алган җиңүләре белән тәбрикләп, киләсе суперфиналда да зур уңышка ирешүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев