Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларыбыз хакына китәм

Адәм заты һәрвакыт акыл һәм намус арасында бәргәләнә. Тормышта килеп чыккан төрле авыр хәлләр вакытында әлеге көрәш тагын да кискенләшә. Кемдер акыл биргән киңәштән файдаланып бер юлдан китә, икенче берәү намус кушканча, икенче сукмакка аяк баса.

Махсус хәрби операция башлангач та, илебез ир-егетләренә шул ике юлның берсен сайларга туры килде. Күпләр намуска тугры булып Ватанны сакларга, тынычлык өчен дип, үз теләкләре белән хәрби зонага юл алды.

Бәтке авылында туыпүскән Игорь Кирюхин шул тәвәккәл, төпле ирләрнең берсе.

– Ирем Игорь белән без ерак 2004 елда таныштык. Мин ул вакытта ягулык станциясендә эшләдем, ә ул еш кына безгә килеп, машинасына ягулык сала торган булды. Шуннан ничектер аралаша башладык, телефоннар белән алышып, бер-беребезгә шалтырата торган идек. Сәгатьләр буе аралашулар әкеренләп җитди мөнәсәбәтләргә алып кереп китте, – дип сөйли башлый хәрби хезмәткә киткән тормыш иптәше, гаиләләре турында Игорь Владимировичның җәмәгате Галина Кирюхина.

Кешенең асылы гаиләсеннән күренә

Танышкан мәлдә Галина ханымның кулында беренче никахыннан кечкенә улы Артур була. Ләкин җитди, бар күңеле белән мөләем, көләч йөзле яшь хатын-кызга гашыйк ир өчен бу бернинди дә киртә булмый. Киресенчә, ул баланы Игорь үз улы урынына күрә.

– Артурга хәзер егерме бер яшь. Игорь аны туганнан бирле диярлек, егерме ел буена тәрбияләде. Алар үзара кендекләре белән береккәннәр диярсең, бер-берсен бик якын итәләр. Улым аны хөрмәтли, кан буенча туган әтиседәй кабул итә. Ә болай безнең Игорь белән булган никахыбызда өч уртак балабыз дөньяга килде. Бу олы кызыбыз Ксения, уртанчы кызыбыз Катя һәм иң кечкенәсе – Арсений. Ксениягә унҗиде яшь, уртанчы кызга ундүрт, төпчек улыбызга тугыз яшь. Шул рәвешле без күп балалы гаилә, – Галина ханым гаиләсе турында яратып, елмаеп сөйли.

Гаиләләре ишле булгач, әти кешегә күп эшләргә, гаиләне бар кирәкле әйбер белән тәэмин итеп торырга туры килә. Җаваплы, төпле кеше буларак, Игорь Владимирович тиешлесен эшли, бер эштән дә курыкмый.

«Мин анда булырга тиеш»

Шулай тыныч тормышта гомер иткән мәлдә, ирнең махсус хәрби операциягә китәргә җыенганлыгы турындагы хәбәр аның хатыны, балалары, әти-әнисе белән баштарак акылга сыймаслык хәл буларак кабул ителә.

– Игорь контракт төзеп хәрби хезмәткә китәргә җыенуы турында әйткәч, шакларым катты. Бер мәлне аптырап, нинди хәл инде бу дип, бернәрсә аңламас хәлдә йөрдем. Иремнең әти-әнисе дә, бертуганы Сергей да әлеге яңалыкны бик авыр кичерде. Баларыбыз турында әйтеп тә торасы юк инде. Әле дә: «Ни өчен әти мондый карар кабул итте», – дип сораулар яудырып, уйланып йөри. Шулай да, сорый торгач, Игорь миңа: «Мин шулай хәл иттем, мин анда, башка егетләр янында булырга, илебезне сакларга тиеш. Хәрби операция зонасына балаларыбыз хакына китәм. Тыныч тормышта яшәсеннәр, төннәрен тыныч йокласыннар, ату, снаряд шартлаган тавышыка уянмасыннар», – дип, аңлатты ирем әлеге адымын, – дип әйтте Галина Кирюхина, дулкынлануын күрсәтмәскә тырышып. – Ул бит армиядә булмаган кеше, хәрби тәҗрибәсе юк. Шуңа күрә, барыбыз да кадерле кешебез өчен борчылабыз инде…

Кирюхиннарның зур гаиләсе йорт башлыгын, әтиләрен, улларын бу елның 3 июнендә шул рәвешле хәрби хезмәткә озата. Авыр булса да, алар аның карарын хөрмәт белән кабул итә.

Чын ир карары

Әлеге вакытта Игорь Кирюхин махсус хәрби операция зонасында укуларда. Хәрби тәҗрибәсе булмагач, үзе кебек башка ир-егетләр белән ул хәрби хезмәтнең нечкәлекләрен өйрәнә, коралны дөрес кулланырга, башка кирәкле күнекмәләргә төшенә.

– Иремнең кәефе күтәренке, яхшы. Барысы да әйбәт булыр, борчылма, ди. Балалар аның шалтыратуын көтеп кенә торалар. Көн саен: «Әти белән сөйләштегезме бүген? Хәлләре ничек?» – дип кызыксынып торалар, аны сагынганнарын яшермиләр. Бик нык юксынып, сагынсак та, аның Ваттанны сакларга китү карары белән горурланабыз. Чөнки безнең фикерчә бу – чын ир-атларга гына хас адым. Без иремне, кадерле әтиебезне бик нык яратабыз, аның кире туган якка әйләнеп кайтуын түземсезләнеп көтәбез. Ходай аны сакласын, эшләре уң булсын, – дип тәмамлады әңгәмәбезне Галина Кирюхина.

Амин, шулай булсын. Туган җиребезне, илебез чикләрен сакларга киткән кыю ир-егетләребезнең һәркайсына исәнлек, теләкләрнең иң изгеләрен генә теләп калабыз. Сез безнең горурлыгыбыз һәм терәгебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев