Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар җәйге яллары турында әле бик озак искә алып сөйләячәк

Яңа поселогында җәйге каникуллар бик күңелле һәм файдалы үтте. Мәктәп каршында оештырылган «Кояшкай» («Солнышко») лагеренда 6-30 июньдә 60 бала рәхәтләнеп ял итте. Алар өчен бик күп чаралар, бәйгеләр оештырылды. Чаллы шәһәренең тарих музеена, курчаклар театрына сәяхәтебез барысына да ошады. Соңыннан исә балалар курчаклар ясый торган остаханәдә дә булдылар. Лагерьда ял...

Яңа поселогында җәйге каникуллар бик күңелле һәм файдалы үтте. Мәктәп каршында оештырылган «Кояшкай» («Солнышко») лагеренда 6-30 июньдә 60 бала рәхәтләнеп ял итте. Алар өчен бик күп чаралар, бәйгеләр оештырылды. Чаллы шәһәренең тарих музеена, курчаклар театрына сәяхәтебез барысына да ошады. Соңыннан исә балалар курчаклар ясый торган остаханәдә дә булдылар. Лагерьда ял итүчеләребез «Африка гигантлары» дип аталган Мәскәү циркына да тамаша кылдылар, «Иллюзиум» кинотеатрында кызыклы фильм карадылар. Лагерьны оештыручысы Алсу Яканаева белән тәрбиячеләр Әлфия Шириева, Сәлимә Әлмөхәммәдова, Лина Гыйниятуллина, Гүзәл Хәйдәрова һәм Венера Иванова балаларның ялын кызыклы итәр өчен күптөрле спорт чаралары, викториналар да үткәрделәр. Лагерьда ял итү белән беррәттән балалар җәйге практикаларын да үтте, ял белән эшне чиратлаштырып башкарды. Лагерь ябылу кичәсе концерт белән тәмамланды, лагерьда ял иткән балалар да, аларның әти-әниләре дә бик канәгать калды, дип хәбәр итте ата-аналар комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев