Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар Сабантуе 

Бәйрәм уңаеннан «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «csontukay» инстаграмм аккаунтында онлайн-режимда Сабантуй оештыра.

Аның кысаларында балалар өчен түбәндәге номинацияләр буенча конкурслар оештырыла:
– «Без оста куллы, күңел ача һәм дуслаша беләбез». 0дән 3 яшькә кадәрге балалар табигый материалдан эшләнмәләр белән катнаша. 
– «Кулга-кул тотыныйк, дуслар». 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар өчен хәрәкәтчән, сюжетлы-рольле, театраль-
ләштерелгән, спорт уеннары. Аларны интернет һәм социаль челтәрләрдән файдаланып үткәрү.
– «Без төрле һәм без барыбыз да бергә». 12 яшь-тән 18 яшькә кадәрге балалар өчен флешмоб.
Конкурс балаларның иҗади потенциалын ачыклау һәм үстерү; кече Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү һәм туган район тарихына һәм тормышына карата кызыксыну формалаштыру; мөмкинлекләре чикләнгән балаларны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатларын үз эченә ала.
Конкурс инде башланды. Ул 1 июньгә кадәр дәвам итә.
Видеосюжетлар һәм фотоларны cson-tukay@yandex.ru электрон адресы буенча җибәрергә кирәк. Шулай ук әзер эшләнмәләр Яр Чаллы шәһәре, Сергей Есенин тыкрыгы, 1 йорт адресы буенча кабул ителә.
Конкурста һәр яшь төркемендә җиңүчеләр (1, 2, 3 урын) билгеләнәчәк.
Сораулар булса, балалар һәм әти-әниләр «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук 8 (8552) 71-14-80 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. cson-tukay@yandex.ru һәм Ktsson.Shefkat-tukae@tatar.ru электрон адресларына язарга була. 

/ Фото «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев