Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакча өеннән күмерләр калган

Унберенче августта, 20 сәгать 43 минутта «Турбина» бакчачылык ширкәте халкынан янгын сүндерү хезмәтенең кизү тору диспетчеры пультына шалтырату килә.

Уяу күршеләр бакча йортларының берсендә, тәрәзәләрдән төтен чыгуы турында хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә корылма тулысынча ялкын белән чорналган була. Ут белән көрәшүчеләр барлык чараларны кулланалар, әмма мансардалы бер катлы өй тулысынча янып бетә. Янгынның сәбәбе – электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Күрше участокларга да ут капмаган. Ә яхшы күршеләр хәтта ишегалдында торган җиңел машинаны да урамга этеп чыгарганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев