Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бадминтончылар лаеклы чыгыш ясады

9-11 март көннәрендә Казанның Бадминтон үзәгендә узган бадминтон буенча Татарстанның шәхси-команда беренчелегендә 15-19 яшьлек егетләр һәм кызлар ярышты.

Беренчелектә безнең районның яшь бадминтончылары лаеклы чыгыш ясады. Сосновый Бор авылыннан Роксана Пучинина 15 яшькә кадәрге категориядә парлы разрядта икенче урынны алды, ялгыз разрядта ул 128 катнашучы арасында бишенче булды. Аның авылдашы Камилла Гатупова 19 яшькә кадәрге категориядә парлы разрядта турнир таблицасында бишенче урынны алды. Бу көнне Камиләгә беренче өлкәннәр разряды бирелә. Ярышларга безнең бадминтончыларны спорт мәктәбе тренеры Валерий Фәйзуллин әзерләде.

/ Фотоны Валерий Фәйзуллин тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев