Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Азык-төлек белән агуланмагыз 

Санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында азык-төлек сатып алуга бәйле хәвеф-хәтәр турында халыкка аңлату эшләре алып бару максатыннан Роспотребнадзорның территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Л.Нәфигуллин үз киңәшләрен бирә.

Җәй җитү белән шәһәрләрдә сәүдә оешмаларыннан, базарлардан, ярминкәләрдән тыш, урамнарда вак сату урыннары эшли башлый. Халык шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, сөт продукцияләре, консервланган ризык, елга-күлләрдә тотылган балык һәм азык-төлек белән сату итә. Бу төр сату законлы түгел, шуңа да ул тыелган. Ләкин халык, үз сәламәтлегенә куркыныч янавын исәпкә алмыйча, урамнарда, кибет алларында, машинадан азык-төлек алуын дәвам итә. Мондый сәүдә «нокталарында»гы азык-төлекнең сыйфатын тиешле органнар контрольдә тота алмыйлар. Урамда санкцияләнмәгән урыннарда сату итүче кешеләр медицина тикшерүе үтмәгәннәр һәм аларның сату-алу эше буенча тиешле гигиеник белемнәре дә юк. Шуңа күрә алар санитария-гигиена кагыйдәләрен үтәмиләр. Җәйге эсседә тиз бозыла торган азык-төлекне суыткычта тотмыйлар. Димәк, температура режимы бозыла, ризыкны саклау шартлары үтәлми, азык-төлекнең сыйфаты һәм кайдан алынганы турында белешмәләре юк, сатучының сәламәтлеген беркем дә контрольдә тотмый.
Роспотребнадзорның территориаль бүлеге санкцияләнмәгән урыннарда сатылган продукциянең эпидемиологик яктан куркыныч булуын искәртә. Мондый азык-төлек массакүләм инфекцион чирләргә һәм азык-төлек белән агулануга (дизентерия, сальмонеллез, ботулизм һәм токсикоинфекция) сәбәп була. 
Үзебезнең, якын-нарыбызның сәламәт-легенә битараф булмыйк! Ризык сатып алганда тагын бер кат уйлыйк. Шунысы да бар – тиешсез урыннарда сату итүчеләрдән алган сыйфатсыз әйбер өчен хокукыгызны яклап бер җиргә дә мөрәҗәгать итеп булмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев