Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Аҗаган-2015» спорт уенында райондашларыбыз сынатмады

Минзәлә шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Аҗаган-2015» хәрби-спорт уенының зона ярышлары узды. Анда Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Актаныш, Тукай, Минзәлә, Менделеевск, Арча мәктәпләре укучылары көч сынашты. Районыбыз данын Кнәз урта мәктәбе командасы яклады. Җитәкчеләре - Виктор Белов. Безнең егетләр-кызлар сынатмады, бар биремнәрне яхшы үтәп, призлы урыннарны яулады: физик әзерлек...

Минзәлә шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Аҗаган-2015» хәрби-спорт уенының зона ярышлары узды. Анда Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Актаныш, Тукай, Минзәлә, Менделеевск, Арча мәктәпләре укучылары көч сынашты. Районыбыз данын Кнәз урта мәктәбе командасы яклады. Җитәкчеләре - Виктор Белов. Безнең егетләр-кызлар сынатмады, бар биремнәрне яхшы үтәп, призлы урыннарны яулады: физик әзерлек - ­I урын, визитка - II урын, граната ыргыту - II урын, саклану костюмын тизлеккә кию - II урын, плакатлар бәйгесе - III урын, йөзү - IV урын. Шәхси беренчелектә иң-иңнәр рәтендә - Илвина Йосыпова һәм Владимир Белов, идәннән күтәрелү буенча 54 һәм 47 тапкыр нәтиҗә белән Алсу Гатина һәм Эльвина Хабибуллина I һәм II урынга лаек булдылар. Шулай итеп, районыбыз командасы IV урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт