Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылыбыз мәчете биләмәсендә татар халкының борынгы гореф-гадәте булган «Яңгыр теләү» йоласы узды

Бу чарабыз , гасырлардан гасырларга, буыннан-буынга, әби-бабалардан күчеп килгән борынгы бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, йолаларны югалтмыйча , балаларыбызга күрсәтү һәм яңгыр яудырырга теләү максатыннан уздырылды.

"Яңгыр теләү" йоласы безнең Боерганда һәр ел саен уздырылып килә. Бүгенге бәйрәмгә Боерган төп белем бирү мәктәбе укучылары (сыйныф җитәкчеләре Гөлчәчәк Гыйлаҗева, Диләрә Гыйлметдинова лар) , авыл халкы чакырылган иде. Балалар иң башта мәчет һәм андагы тәртипләр белән таныштылар. Авылның имам хатибы Рәшит абый Мөхәмәтшин һәм мөслимә Гөлнәфирә апа Фәттахова "Яңгыр теләү" йоласын җиренә җиткереп аңлаттылар.

Йолада катнашучылар Рәшидә һәм Сәрия, Сания апалар әзерләгән тәмле сыйлар белән сыйлангач, ачык hавада истиска (яңгыр сорау намазы) укыдылар, Раббыбызга догалар кылдылар. Ибраһим Саттаров  атлы егетебез, үз чыгышын азан әйтеп башлап җибәрде, намазны башлап укыды. Аның үзенә, аны тәрбияләп үстергән әти- әниләренә олы рәхмәтләребезне юллыйбыз. 

Бу йоланы үткәрү формасы ягыннан төрле. Йоланы ирләр дә, хатыннар да, картлар һәм бала-чагалар да башлап йөрергә мөмкин. Йола корылык елларында аеруча актуаль. Авыл халкы җыелышып Аллаһтан яңгыр сорый. 

Яңгыр яу, яңгыр яу! 
Без сорыйбыз Ходайдан, 
Арыштан, бодайдан, 
Пәрәмәчтән, күмәчтән. 
Сыерларның сөтләре 
Аз булмасын, күп булсын. 
Игеннәрнең башлары 
Ач булмасын, тук булсын. 

Шушы йоладан соң барлык авыл халкы яңгыр явуына һәм, нәтиҗәдә, мул уңыш җыеп алуларына ышана. 

Аллаһ Тәгалә хәерле яңгырлар, бәрәкәтле уңышлар бирсен ! 

Флүзә Сәлимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев