Яңалыклар

Авыл яктырды

«Авылыбыз елдан-ел үсә, төзекләнә, – дип язалар безгә Куадыдан Хасимовлар, Зиннәтовлар һәм Сәлимҗановлар гаиләләре. – Әмма баганаларда электр яктырткычлары җитмәү сәбәпле, урамнар караңгылыкка чума иде. Шөкер, бу проблема хәл ителде. Авыл урамнары хәзер шәһәр проспектлары кебек яп-якты.

Бу зур эшне башкарган кешеләргә рәхмәт әйтәсебез килә. Безнең яшәешебез турында кайгыртучыларга без рәхмәтле. Киләчәктә тормышыбыз тагын да матур булыр дип өметләнәбез». 


Нет комментариев