Авыл мәктәпләренә кайтачаклар
Тукай районы хакимияте авыл мәктәпләренә укытучы кадрларны әзерләү буенча эзлекле эш алып бара.
Авылда укытучы булып эшләргә теләгән яшьләрне барлап, аларга белем алу процессында ярдәм кулын сузу моңа бер мисал. Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында район мәгариф юлламасы буенча Тукай районыннан дүрт студент укый. Аларга район казнасыннан 15 мең өстәмә степендия түләп барыла. Диплом алгач яшь белгечләр район мәктәпләрендә балаларны укытырга кайтачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев