Авыл күрке — чәчәкләр: Түбән Суыксуда клуб тирәсен төзекләндерәләр
Яңалыклар

Авыл күрке — чәчәкләр: Түбән Суыксуда клуб тирәсен төзекләндерәләр

Түбән Суыксу авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, туган авылларына булган чиксез яратуларын күрсәтеп, клуб территориясендә чәчәкләр утырту һәм төзекләндерү эшләрен башлап җибәргәннәр.

«Сөюебез — туган авылга!» дигән шигарь астында Түбән Суыксу авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре үрнәк алырлык эшкә алынды. Алар бердәмлек күрсәтеп, клуб янәшәсендәге бакчаны чүп-чардан тазарттылар һәм төрле төстәге чәчәк үсентеләре утырттылар.

Авыл халкы бу изге эшкә битараф калмады.

«Клуб хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре, кайгыртучанлыклары һәм авылыбызның киләчәгенә битараф булмаганнары өчен зур рәхмәт белдерәбез», — дип хәбәр итә Түбән Суыксу халкы. 


Нет комментариев