Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы семинары

Иртәгә, 3 декабрьдә, Түбән Суыксу авылында «Вятские Зори» агрофирмасы» ҖЧҖдә «Татарстан Республикасының база хуҗалыкларында сөтчелек терлекчелеген цифрлаштыру» темасына семинар үтә.

Чарага ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле килү көтелә. Шулай ук республиканың 11 муниципаль районыннан авыл хуҗалыгы белгечләре чакырылган. 


Нет комментариев