Яңалыклар

Авыл хатын-кызлары хәрәкәте рәисе

Безнең районның фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айгөл Ханова Татарстан Республикасыннан Россия авыл хатын-кызлары хәрәкәте рәисе итеп сайланды.

Ул, әлеге хәрәкәт вәкиле буларак, 16 февральдә Мәскәүдә крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXII съездында катнашачак. Ассоциация составына 97 мең фермерлык хуҗалыгын һәм кооперативларны берләштергән 67 региналь союз керә.


Нет комментариев