Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл бәйрәме матур узды

Саныйк әле, өй борынча уңганнарын, Әҗмәкәйдә яшәп ятканын...

/ Әнисә Әшрәпова фотосы.

Әҗмәкәй авылы халкы үз көен үзе көйләп яши бирә. Читтән ярдәм көтеп утырмый. Авылыбызда һәр кешенең үз урыны, үз шөгыле, үз фигыль-холкы, үз сүзе бар. Алар шушы авылның төрле урамнарында, байлыгы-төзеклеге төрлечә булган өйләрдә туып үскәннәр. Исем-фамилияләре аларның нәселнәсәпләре турында, йорт номерлары нигезләре турында сөйли. Бүгенге көнгә килгәндә, нинди генә һөнәр ияләре юк алар арасында. Авыл тормышын үз кулында тотып, күңелләре белән белеп, тоеп бер-берсе белән киңәшләшеп торалар алар. Шулай да олы эшләр башкарганда арабызда оештыручыларыбыз юк түгел. Бүгенгесе көндә, Рәисә Әһлиуллина, Назимә Кабкаева, Зилүс Фәрхетдинов, Равил Төхбәтуллин, Хәлим Фәтхетдинов, Алмаз Хазин һәм башка хөрмәтле авылдашларыбыз үз вакытларын сарыф итеп, һәрвакыт бергә дияр идем. Ничек куанмыйсың, бергәлектә көч, ди халык!

Без – Әҗмәкәй авылы халкы гөрләтеп Сабан туен да, авылга нигез салынуга 250 ел тулу бәйрәмнәрен дә билгеләп үттек. Авылның туган көненә исә халык бик нык әзерләнде. Һәркем йортҗирләрен, өй яннарын, зиратларны карап чыктылар. Сабан туе урынын үз ихаталары кебек итеп ямьләделәр егетләр. Бу урында шуны әйтеп китми булмый, авылыбыз бик нык үзгәргән икән. Урам буйлап йөргәндә, кем кайда торганын, яңа кешеләрнең генә түгел, үз авылың кешеләрен дә танып булмый. Ирексездән, Әнисә апаның язган юллары искә килә, ди Назимә туган авылыбыз турында:

«Урам буйлап төштем әле бүген, карап йөрдем яңа йортларны. Биек капка-коймаларга шаккаттым мин, кемгә бирим икән бүген сәламне...».

Бәйрәмне әзерләп оештыруда, югарыда саналган авылдашларыбыз бигрәк тә зур осталык күрсәттеләр. Башкаларыбыз да, аермыйча, һәрберсе үзеннән өлеш кертергә тырышты. Бәйрәмгә Казан каласы артислары, Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гимаеваны чакырттык. Аерым кунаклар да бик күп килде.

Шуны да әйтеп китик, Зөфәр, Зөлфәт, авылдашлар тарафыннан сайлап куелган старостабыз Зилүс Фәрхетдиновлар – авылның данлыклы көрәшчеләре. Алар инде ничә еллар, гореф-гадәт буенча татар көрәшен әзерләп алып баручыларыбыз! Авылның 250 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә, көрәшчеләргә Марат Фәрхетдинов яшь категорияләре буенча аларга акчалата бүләкләр тапшырып, иганәчелек итте. Марат Фәрхетдинов үзе дзю-до буенча спорт мастеры. Арабызда, бәйрәмгә ямь кертеп, гореф-гадәтләрне, йолаларны әзерләп күрсәтүчеләребез дә бар.

Әле, авылдашыбыз Рәхимҗан Сәхабиев турында берничә сүз әйтеп китсәк, бер дә ялгыш булмас. Авылның 250 еллыгын билгеләп китү турында сүз чыккач, ул эскәмияләр әзерләргә алынып, ике ай буе тырышты. Үзегез беләсез, хатыны Рәмзиясе дә хуп күрде иренең булганлыгын. Ясап-әзерләп бирде дә ул шул эскәмияләрне. Бар халык шаккатып торды. Хәтта сатып алырга теләк белдерүчеләр булды аларны. Авылыбызда һөнәрче иратлар күп булган, ди тарих. Ләкин эскәмия ясаганнар икән, дигәнне ишеткән юк иде.

Сәгыйровлар гаиләсе авылны җыйнап, бик тәмләп куй итеннән авыз иттерделәр. Булдырдылар алар, әфәрин!

Әҗмәкәй халкы тотынса, нык тотына ул. Исемнәре онытылмаган кешеләр – иң бәхетлеләр, – диләр. Шулай булсын!

Әнисә Әшрәпова, Әҗмәкәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев