Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Антипремиягә ия булган оешмаларда татар теле кулланылышка кертелә

Быелгы антипремия антилауреаты "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең гала-концертында билгеле булачак. Быелгы антипремия антилауреаты "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең гала-концертында, 26 апрельдә, билгеле булачак. Антипремия "Тяжело с татарским" дип атала. Аңа ия булган оешмаларда татар теле кулланылышка кертелә. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итә. Берничә ел дәвамында "Мин...

Быелгы антипремия антилауреаты "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең гала-концертында билгеле булачак.

Быелгы антипремия антилауреаты "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең гала-концертында, 26 апрельдә, билгеле булачак. Антипремия "Тяжело с татарским" дип атала. Аңа ия булган оешмаларда татар теле кулланылышка кертелә. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Берничә ел дәвамында "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең оештыручылары тарафыннан ике дәүләт телендә дә мәгълүмат җиткермәгән дәүләт оешмалары рейтингы төзелә.

Ел дәвамында оештыручылар төрле оешмаларга, татар телен куллануларын сорап, хатлар яза. 15 кешедән торган команда муниципаль берәмлекләрнең ике дәүләт телендә дә мәгълүмат җиткерү-җиткермәвен тикшерде.

Антипремия оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Мәсәлән, «Тяжело с татарским» дигән антипремиягә лаек булган оешмалар (Муса Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театры сайты, Симфоник оркестр сайты, "Әкият" курчак театры сайты, Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комитеты сайты) татар телен кулланылышка кертте. 2017 елда «Тяжело с татарским» антипремиясен "РЖД" алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев