Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Җанга тигән» сорау – авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен уңайлы урын булмау

Районда Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының күчмә утырышы узды. Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы тулы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов Тукай, Минзәлә, Мөслим, Алабуга районнарының эшмәкәрләре белән очрашты. Биредә эшмәкәрләр дәүләт органнары җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларын бирделәр. 

Шундый «җанга тигән» сорауларның берсе – Сарман трактында урнашкан авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итә торган мәйданчык белән бәйле иде. Билгеле булганча, биредә Тукай районыннан кала, Сарман, Минзәлә, Актаныш фермерлары да үзләре җитештергән продукцияне шәһәр халкына тәкъдим итә иде. Хәзерге көндә ярминкә ГЭС бистәсендә урнашкан «Төзүчеләр» стадионына күчерелгән. Эшмәкәрләр сөйләвенчә, мәйданчык кеше күп йөри торган проспекттан ерак урнашкан һәм монда сату бармый.
Әлеге сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев җавап бирде. Аның сүзләренчә, бу проблема барлыгын Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев та белә. Мэр аңлатканча, Сарман трактында урнашкан мәйданчыкны ЮХИДИ идарәсенең катгый таләбе буенча таратканнар. Сату итүчеләр юлдан баручы автомобильләр белән бик якын торганнар. Шулай да, Наил Мәһдиев ярминкә үткәрү өчен ким дигәндә өч урын табарга сүз биргән.
Очрашуда бирелгән башка сораулар авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йортлары ачу, банкта янган акчалар, кредит мәсьәләсе, мигрантлар, салым инспекциясендәге чират, автобусларны иминиятләштерү, техника бәяләре һ.б. темаларга кагылышлы иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X