Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Амбулаториягә участок терапевты кирәк

Бәтке авыл җирлегенә Бәтке авылы, Нефтебаза, Кама поселоклары һәм Круглое Поле авылы керә. 2020 елда биредә 28 бала туган, 57 кеше үлгән. Бәтке авыл җирлегендә иң мөһим социаль объектларның берсе – медицина хезмәте күрсәтүче амбулатория. Анда барлыгы 9 хезмәткәр эшли. Гомумбелем бирү мәктәбендә 407 бала укый, аларга 37 педагог белем һәм тәрбия бирә. «Аленушка» балалар бакчасына 211 бала йөри. Авылда мәдәният йорты, китапханә эшли.

Җирлектә 2020 елда үткән җыенда дүрт зур проблеманы хәл итү көн кадагына куелган булган. Шуларның өчесе бүгенге көнгә үтәлгән. Бәткедә Левозаречная урамында яшәүчеләргә газ кертелгән, төзелә торган паркта үзара салым акчасына видеокүзәтү җайланмасы урнаштырылган һәм Ветвистая, Кирпичная урамнарын яктырту өчен 172 данә светодиод лампа куелган. Новая урамындагы балалар мәйданчыгы 2021 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланачак. Бәтке авыл җирлегендә 2020 елда 1 млн 067 мең 200 сум үзара салым акчасы җыелган. Республика программасы буенча ул дүрт тапкыр артып – 5 млн 335 мең 981 сум булып кайткан.
– Үзара салым акчасына Бәткедә Жемчужная урамында су чыгару  системасы эшләнде, кирәкмәгән үсентеләр киселде, энергия саклаучы 172 данә лампа урнаштырылды, Бәтке һәм Круглое Поле зиратларында үлән чабылды, Кирпичная һәм Ветвистая урамнары яктыртылды, Больничный переулок юлы ремонтланды, Дружба һәм Жемчужная урамнарындагы юлларга, Новая, Центральная, Кооперативная, Камский переулок №3 һәм Ивыгина урамнарына, Кама поселогында Полевая урамында асфальт валчыгы салынды һәм ком-таш катнашмасы сибелде. Паркка видеокүзәтү җайланмасы куелды. Круглое Поледа урам баганаларындагы яктырткычлар монтажланды. Нефтебаза поселогында кирәкмәгән агачлар киселде. Быел да үзара салым акчасын җыйганда актив булырсыз дип ышанам, – диде җирлек башлыгы. 
Венера Вәлиева бүгенге көнгә җирлек халкының салымнар буенча 3 млн 043 мең сум бурычы барлыгын да искәртте. Аларны түләргә чакырды.
 – Авыл җирлегендә яшәүче халыкның көн-күрешен, яшәешен яхшырту юнәлешендә Тукай районы җитәкчелеге, предприятие һәм оешмалар, эшкуарлар белән кулга-кул тотынып эшлибез, социаль-икътисади мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез. Барыгызга да рәхмәтемне белдерәм, – дип тәмамлады чыгышын авыл җирлеге башлыгы Венера Вәлиева. 
Хакимият башлыгы Фаил Камаев, Бәтке авыл җирлегенең республикадагы кайбер район үзәкләреннән дә зуррак булуы сәбәпле, инфраструктураны үстерү, төзелеш һәм төзекләндерү эшләре киң колач белән барырга тиешлеген ассызыклады. 
Чыгышлардан соң җирлек халкы җитәкче-леккә үзләрен борчыган сорауларны бирде. 
– Урам юлларын чистарталар, трактор үтеп киткәч ул тарая – тротуар калмый. Өелеп калган кар көртләрен үзебезгә көрәргә туры килә. Быелгы кыш карлы булу сәбәпле, әлеге мәсьәләне уңай хәл итүдә ярдәм итсәгез иде,  – диде берничә кеше. 
Бәткелеләр авылдагы күпер башына фонарь кую тәкъдиме белән дә чыкты. Күпернең тирә-ягына, юлларга кар, яңгыр сулары җыелып тормасын өчен күпернең башларына суны читкә җибәрү җайланмасы куярга кирәк. Заречная урамында яшәүчеләр урам юлын төзекләндерүне озакка сузмауны сорады. Бу мәсьәләне хәл итү шушы урамда яшәүчеләрнең үзләреннән дә тора, билгеле. Үзара салым акчасын җыйганда аларга актив булырга кирәк. Кызганычка, үткән ел бу урамда яшәүчеләрдән салым аз җыелган. 
– Бәткедә җәй айларында су белән тәэмин ителеш начар. Кайчан бездә су җитәрлек булыр? – дип сорадылар.
– Биредә Яр Чаллы халкы файдалана торган – чистартылган су кертү өчен яхшы инфраструктура таләп ителә, быел гына бу проблеманы тулысынча чишеп булмый, – диде Фаил Камаев. 
Җыенга килгән өлкән яшьтәгеләр амбулаториягә участок терапевты сорадылар. «Рецепт алу өчен айга берничә тапкыр Тукай үзәк дәваханәсенә барырга мәҗбүр булабыз. Анда, һәрвакыттагыча, табибларга озын чират. Бәткедән Яр Чаллыга даими йөрүче транспорт мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк», – диделәр. 

/ Фәнис Ихсанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев