Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алия игелек кылучыларга рәхмәтле 

«Игелек кыл» хәйрия акциясе ярдәмгә мохтаҗ булган бик күпләрне сөендерә килә. Хәләл көче белән кәсеп кылып тапкан акчасыннан мохтаҗларга, авыру-сырхауларга өлеш чыгарган кешеләр, оешма-предприятие җитәкчеләре адресына күп рәхмәтләр килә. Райондашлар редакциягә шалтыратып та рәхмәтләрен җиткерүебезне үтенәләр. 

Иске Абдул авылында яшәүче Лилия белән Илфат Сәйфетдиновларның яшь тә бер айлык кызлары Алиянең тумыштан авыр чирләрдән интегүе турында без узган елның декабрендә язган идек инде. Сабыйга катлаулы операция кирәк иде. Ә аның өчен шактый суммада акча кирәк. Нәни кызның авыр халәтен күзаллау өчен диагнозын әйтү дә җитә – туберозный склероз, эпилептик энцефалопатия, Веста синдромы. Алиянең әти-әнисенең һәм әбисенең җан авазы ишетелде – «Игелек кыл!» марафонында «Чаллы икмәге» ҖЧҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов балага операция ясату өчен 100 мең сум һәм район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы «Игелек кыл» марафонында җыелган акчадан 100 мең сум акча күчерде. Алиягә операция ясату мәсьәләсен район башлыгы Фаил Камаев контрольгә алып, даими кызыксынып торды. 
«Сәламәтлеге буенча мөм-кинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүче «Игелек кыл» хәйрия марафоны уздыру бик изге эш. Җирлегебез башлыгы Резедә Сафина да, хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин да безне ярдәмнәреннән ташламыйлар. Ә инде әнием турында нинди генә назлы сүзләр әйтсәм дә аз булыр. Ул ярдәм итмәсә, игезәк балаларны ничек тәрбияләр идем?» – ди Лилия Сәйфетдинова. Пенсиягә чыкканчы Яр Чаллы шәһәрендә «Чаллы икмәге» ҖЧҖдә кондитер булып эшләгән Фәния ханым кызы белән киявенә килгән авырлыкны бүлешү, тормыш алып бару өчен заказга чәкчәк коя, тортлар ясый, пироглар пешерә. Ләкин ул акчага гына түләүле операцияне ясатып булмаячагы көн кебек ачык. «Оныгымның операциясе уңышлы үтсә иде дип теләп тордым. Миһербанлы кешеләр булышты. 2021 елның февраль азагында Төмән Федераль нейрохирургия үзәгендә профессор Альберт Суфиянов Алиягә операция үткәрде. Игелекле кешеләр биргән акча операциягә, даруларга һәм, шуңа өстәп, юл чыгымнарына да җитте. Теләнче Тамак амбулаториясе педиатры Нәзирә Хәйретдиновага аерым рәхмәт әйтәсе килә. Авыр чакларда аңа еш мөрәҗәгать итәбез, һәрвакыт ихластан ярдәм кулын суза. Алиябез белән бер айдан Казанга балалар республика клиник дәваханәсенә тернәкләндерү курсларына барачакбыз», – ди Фәния ханым. «Кеше кайгысын үзенеке кебек кабул итә белүче кешеләрнең булуы балабызның терелүенә өмет уятты, – ди Лилия белән Илфат Сәйфетдиновлар. – Иске Абдул кызы, Чаллы драма театры артисткасы Гөлинә Фәхртдинова (Минһаҗева) кайгыбызны үз йөрәге аша уздырды дисәң һич арттыру булмас. Чаллы драма театры коллективы да матди яктан булышты. Гөлинәнең әтисе Заһир Минһаҗев ерак юлларга йөрүче шофер булып эшли. Зур тырышлык белән тапкан акчасыннан өлеш чыгарды һәм бу эшкә хезмәттәшләрен дә җәлеп итте. Район хакимиятендә эшләүче хезмәткәрләр, авылдашларыбыз, күршеләребез, «Кама-Бекон» ҖЧҖдә тракторчы булып эшләүче ирем Илфатның хезмәттәшләре акчалата ярдәм итте. Район башлыгы Фаил Камаевка, Иске Абдул җирлеге башлыгы Резеда Сафинага, «Якты юл» газетасы редакциясенә аеруча рәхмәт әйтәсебез килә. Гомумән, безнең кайгыга битараф булмаган һәркемгә рәхмәт», – диләр Алиянең якыннары.

 / Резедә Сафина фотосы. 

2021 елның 15 мартына инвалидларга ярдәм итү максатларына җәмгысе 202 мең 879 сум акча бүленгән. Бикләннән 12 яшьлек Илшат Шәйдуллинга 85 мең 200 сумлык һәм Яңа поселогыннан Ильяс Шакировка 4 мең 680 сумлык дару алып бирелгән. Яңа поселогында яшәүче яшүсмер кыз Гайшә Зариповага катлаулы операция ясату өчен 100 мең сум акча күчерелгән. Хәзерге вакытта ул больницада дәвалана. Иске Җирекледә яшәүче, өйдә торып белем алучы 16 яшьлек Виктория Ефимовага 13 мең сумлык музыкаль колонка алып бирелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев