Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдынгыларны зурладылар

 Кичә «Энергетик» мәдәният сараенда районның алдынгылар слеты узды. Бирегә районның төрле тармакларында, предприятие-оешмаларында эшләүче иң алдынгы хезмәткәрләре, яшь белгечләр, ветераннар – җәмгысе 300дән артык кеше җыелды. 


Район өчен зур әһәмияткә ия әлеге тантанага мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Чарада ТР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәләхов, Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин һәм башкалар катнашты. 

Министр район предприятиеләрендә булды
Район алдынгыларын зурлауга багышланган бәйрәм чарасына барыр алдыннан ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров район башлыгы Фаил Камаев һәм килгән кунаклар белән район территориясендә урнашкан «Агросила» җәмгыятенең сөт комплексында,«Эссен» һәм «Чаллы икмәк кабул итү пункты» предприятиеләрендә булып, аларның эшчәнлеге белән танышып үттеләр. 
 Аннары делегация «Энергетик» мәдәният йортының икенче катында оештырылган күргәзмәне карады. КФХлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитештергән сөт, ит, яшелчә, икмәк продуктлары, үзмәшгульләрнең кул эшләре, кондитер ризыклары, текстиль товарлары, шулай ук фән, технологиягә багышланган павильоннарны кызыксыну белән йөреп чыктылар. Шул ук вакытта алар күргәзмәдә катнашучы эшмәкәрләр, хуҗалык җитәкчеләре белән дә аралашып фикер алыштылар.  

Республиканың алдынгы районы һәм аның кешеләре
 Шулай да алдынгылар слетының иң матур бизәкләре мәдәният йортының концертлар залында булды, әлбәттә. Чөнки бирегә көне-төне фермаларда, кырларда, терлекчелек комплексларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, авыл җирлекләренең төрле оешмаларында, административ идарә итү тармакларында эшләүче иң булган, иң уңган хезмәткәрләр җыелган иде. Моның шулай икәнен котлау сүзләре белән сәхнәгә чыккан район башлыгы Фаил Камаев та билгеләп үтте:
– Хөрмәтле райондашлар, чакырылган кунаклар! Рөхсәт итегез барыгызны да 2021 елның йомгаклары буенча үткәрелә торган матур чарабыз – алдынгылар слеты белән тәбрик итәргә. Алдагы көннәрдә дә матур уңышларга ирешеп, эшләргә, яшәргә, аралашырга язсын. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, территорияләрнең комплекслы үсеше, халыкның тормышын яхшырту, предприятиеләргә ярдәм итү буенча республика җитәкчелеге булышлыгы белән барлык шартлар тудырыла. Ләкин безнең барлык казанышларыбыз төрле һөнәр кешеләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсе ул. Сезгә тырыш хезмәтегез, казанышларыгыз һәм һөнәрегезгә тугры калуыгыз өчен ихластан рәхмәт әйтәм, күңелләрегезнең күтәренке, илләребезнең тыныч-имин булуын телим, – диде Фаил Мисбах улы.  
 ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров та залда утыручыларны бәйрәм белән котлап, районны яхшы яктан телгә алды: 
–  Үткән ел йомгаклары буенча Тукай районы агросәнәгатъ комплексы рейтингында беренче урынны алды. Бу авыл хуҗалыгы, оешма-предприятиеләрнең алдынгы хезмәткәрләре, аларның җитәкчеләре, администрациянең хезмәте һәм эштә яңа технологияләрдән файдалану нәтиҗәсе, әлбәттә, – дип Марат Азат улы. 

Тукай районы «җәүһәрләре»
Котлау сүзләре һәм театральләштерелгән музыкаль номерлардан соң район алдынгыларын бүләкләү өлеше башланып китте. 
 Биш хезмәткәргә үз һөнәрләрендә «Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре» дигән мәртәбәле исем бирелде. Аларны Марат Җаббаров котлады. Болар – «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖнең җитештерү бригадасы хезмәткәре Гүзәл Салихова, шушы ук җәмгыятьнең бухгалтеры Гүзәлия Әхмәтова, С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык механизаторы Фәрит Дәүләтгәрәев, «Князево» ТСЖ рәисе Флүрә Хафизова һәм район спорт мәктәбе тренеры Марат Мөхәммәдиев. 
Шулай ук биредә Россия һәм республика министрлыкларының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, җирлек башлыклары, мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнде. 
 Үткән ел нәтиҗәләре буенча районның иң алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен дә бүләкләделәр. Беренче дәрәҗә диплом һәм күчмә кубок белән «Кама» агрофирмасы (32,2 мең тонна ашлык җыеп алган) бүләкләнде, икенче урынны «Кама-Бекон» ҖЧҖ (8,1 мең тонна бөртек) алды, өченче дәрәҗәдәге диплом белән С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык (6,45 мең тонна бөртек) бүләкләнде. 
  «Иң яхшы авыл җирлеге» номинациясендә Борды, Сәмәкәй, Түбән Суыксу, Күзкәй, Круглое Поле авыл җирлекләре иң-иңнәре дип табылды. Ә күчмә кубок исә Борды авылы җирлеге башлыгы Роза Әбделмановага тапшырылды. 
 Алдынгылар слетында спорт, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь тармакларда эшләүче бик күп алдынгы хезмәткәрләргә, җитәкчеләргә төрле номинацияләрдә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, акчалата премияләр, истәлекле бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды. 

Алсу Тимерханова
 
Рәстәм Зәкиев фотолары. 

        
  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев