Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Алдынгылар хәрәкәте» берләштерә

Үткән атна җомгасында район хакимиятенең утырышлар залында ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов район педагоглары, район укучылары белән очрашты. Утырышта шулай ук район башлыгы Фаил Камаев та катнашты.

– «Алдынгылар хәрәкәте» моңа кадәр мәктәпләрдә, яшьләр үзәкләрендә эшләп килгән хәрәкәтләр кебек, тагын бер өстәмә оешма түгел. Ул моңа кадәр булган барлык хәрәкәтләрне һәм оешмаларны берләштерүче, аларга ярдәм итүче хәрәкәт буларак кабул ителергә тиеш. Һәм әлеге вакытта бөтен ил күләмендә балаларның, яшьләрнең киләчәгенә битараф булмаган мөгаллимнәр, остазлар, балалар һәм яшьләрне берләштерүче система формалаша. Ә иң мөһиме, «Алдынгылар хәрәкәте» эшендә балалар һәм яшьләр турыдан-туры үзләре катнашачак. Оешманың максаты – сәләтләренә, казанышларына кармасатан, һәр баланың, һәр яшь кешенең күңеленә хуш килердәй, мавыктыргыч, кызыклы шөгыль табарга ярдәм күрсәтеп, аларның мәшгульлеген тәэмин итү, – дип сөйләде Тимур Җәүдәт улы.

Аның сүзләренә караганда, әлеге максатка ирешү өчен, республиканың һәр районында хәрәкәт штаблары, ә мәктәпләрдә, уку йортларнда махсус клублар оештырылак. Хәрәкәтнең эшен оештыру, аны тулы канлы итү бурычы районнардагы мәгариф, яшьләр эшләре идарәләре, бүлекләргә йөкләнә.

– Шуңа да карамастан, тагын бер тапкыр әйтеп үтәсем килә: хәрәкәт эшендә иң элек балалар һәм яшьләр үзләре катнашырга, оештыру эше белән шөгыльләнергә тиеш. Шул вакытта гына ул аларга кызык булып, без хәрәкәткә күбрәк балаларны җәлеп итә алачакбыз, – дип, азсызыклап үтте Тимур Сөләйманов. 

Аның чыгышыннан соң, залда утыручы мәктәп директорлары, укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Ә алар шактый иде. Әйтик күпләрне хәрәкәтнең ни өчен «Алдынгылар хәрәкәте» дип аталуы, штабны җитәклиячәк педагогларны укыту, хәрәкәткә кагылышлы балалар лагерлары, очрашуларның үткәреләүенә кагылышлы сораулар кызыксындырды. Тимур Җәүдәтович аларның һәммәсенә дә кызыклы мисаллар, саннар белән җавап бирде. Очрашу ахырында исә, район башлыгы Фаил Камаев та залдагы педагогларга мөрәҗәгать итте:

– Максатларны күздә тотып, без бер юнәлештә, бердәм көч булып эшләргә тиешбез. Ләкин бу кемнедер мәҗбүриләп хәрәкәт эшендә катнаштыру дигән сүз түгел. Бу һәркемнең үз ихтыярында. Шулай да, бүгенге көндә безнең бурычыбыз – мәктәпләрдә оешманың эшен кызыклы, балаларны җәлеп итәрлек итеп оештыра алырдай кешеләрне булдыру, – диде.

Утырыштан соң Тимур Сөләйманов Бәтке авылы мәктәбенә юл тотты. Анда ул район укучылары белән очрашып «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасы турында сөйләште, кызыклы әңгәмә алып барды.

Алсу Тимерханова.

Рөстәм Зәкиев фотолары.

Тимур Сөләймәнов сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының 200дән артык клубы бар. Май аена аларның саны 400гә җитәр дип көтелә.
Хәрәкәт эшчәнлеге үз эченә 12 юнәлешне кертә. Бу мәгариф һәм белем алу, фән һәм технологияләр, хезмәт, һөнәр, үз эшеңне булдыру, мәдәният, сәнгать, спорт һәм башка юнәлешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев