Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдан тавыш бирделәр

Тукай районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз иленең Президентын сайлауда вакытыннан алда тавыш бирде.

Күчмә сайлау комиссиясе Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» мәдәният йортында эшләде. Иртә таңнан биредә көнчыгыш халыклары көйләре яңгырап торды, үзешчән артистлар милли костюмнарда үзбәк җырларын башкардылар. Мәдәният сараенда кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе, милли савыт – саба, элмә такталарда ил җитәкчесе вазифасына кандидатларның сайлау алды программасының төп юнәлешләре белән портретлары урнаштырылган иде. Үзбәкстан гражданнарына рәсми партияләрдән дүрт кандидатның берсен сайларга туры килде, алар арасында гамәлдәге Ппезидент Шәүкәт Мирзиеев та бар.

Үз тавышларын бир ергә теләүчеләр шактый күп булды, хәтта кечкенә чират та барлыкка килде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сайлаулар Үзбәкстан дәүләте законнарына ярашлы узды, сайлау процессы күзәтүчеләр игътибарында иде. Бюллетеньнәрне, үтә күренмәле урналарга салдылар.

Тукай районында яшәүче Үзбәкстан гражданнарын сайлауларга авыл җирлекләренән автобусларда алып килделәр.

Азамат Сапаров Татарстанга 10 ел элек Гурлен поселогыннан килгән. Күзкәй авылында җирле хуҗалыкта эшли. Кирәк булганда, К-700 тракторына утыра, уңыш җыю вакытында ул комбайнчы булып хезмәт куя.

- Мин инде икенче тапкыр сайлауларда үз республикамнан читтә катнашам. Һәрбер үзбәкнең илнең булачак Президенты өчен үз фикерен белдерә алуы бик әйбәт күренеш. Үзбәкстанда минем гаиләм бар, әти-әнием, улым Бәхрузбәк бишенче сыйныфта укый. Безнең табигатебез бик матур, хәзер җиләк-җимеш өлгерү сезоны. Хатыным белән сентябрьдә туган ягыбызга ял итәргә кайтырга телибез, сагындык. Күзкәйдә без татарлар белән дә, руслар белән дә тату яшибез, бергә эшлибез, бергә ял итәбез. Якшәмбе көнне авылда балалар өчен зур бәйрәм булды. Мин Корбан сарыгы итеннән пылау пешердем, - дип уртаклашты ул безнең белән.

Хөсәнбай Хәйдиров Тукай районына Үзбәкстанның Наманган өлкәсеннән килгән. Новотроицкийда төзелештә эшли.

- Иң лаеклы кандидат өчен тавыш бирдем, ул миңа ошый, бик ярдәмчел, үз халкы өчен бөтен җанын биреп эшләүче кеше. Безнең Үзбәкстан чәчәк атсын. Аллага шөкер, илебездә тыныч. Анда минем бөтен гаиләм, хатыным Мәхәббәтхон, кызларым, кияүләрем, улым бар. Гаиләм белән телефон аша аралашам. Мин монда акча эшләргә килдем. Тел проблемалары юк, авылдашларыбыз белән рус телендә сөйләшәбез, халык монда игелекле, мәрхәмәтле, – ди Хөсәнбай ага.

Камил Балтаев Сәет авылында яши, фермада машина белән саву операторы булып эшли. Ул үзе Үзбәкстанның Кумкурган районыннан, өйдә инде өч ел булмаган, әмма үз илендә яңалыкларны даими күзәтеп, белеп тора.

- Октябрьдә туганнарым янына кайтасым килә. Анда минем өч улым, кечесенә 4 яшь кенә. Бүген мин аларның киләчәге, илемнең иминлеге өчен тавыш бирдем. Безнең Үзбәкстанда тынычлык булсын, Ватаныбыз чәчәк атсын һәм үссен, матурлансын. Нәкъ менә татар авылында эшләвемә шатмын – гореф-гадәтләр һәм традицияләр, мәдәният охшаш. Корбан бәйрәмендә сарык чалдык. Бөек бәйрәм өч көн дәвам итте. Ә бездә икеләтә бәйрәм, чөнки бүген Үзбәкстан Президентын сайлау да күңелдә шатлыклы хисләр уята, – диде ул чын йөрәктән.

Яр Чаллы шәһәренең үзбәк җәмгыяте рәисе Шерали Хаҗиморатов хәбәр иткәнчә, оешма мигрантларга эшкә урнашуда ярдәм итә, Россия законнарының үзенчәлеген өйрәнергә булыша, хокук бозу очраклары булмасын өчен аңлату эшләре башкара.

- Җәмгыятьне 2014 елдан башлап җитәклим, якташларым белән бергәләп Нәүрүз, Корбан бәйрәме, үзбәк мәдәнияте көннәре кебек чаралар уздырабыз. Сайлаулар да бәйрәм кебек үтә, ватандашларымның ихтыярын белдерү өчен шундый искиткеч шартлар тудыру – шатлыклы факт, – дип билгеләп үтте Шерали Дадаевич.

Тукай районында барлыгы 168 Үзбәкстан гражданы яши, аларның һәрберсе дә ил Президентын сайлау турында хәбәрдәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев