Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдан кайгырталар

Тукай районы хуҗалыкларына азык әзерләү сезонына әзерлеккә югары бәяне республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе бирде.

Аны Татарстан авыл хуҗалыгы фәннитикшеренү институты җитәкчесе, фән докторы Рөстәм Низамов җитәкләде. Белгечләр урыннарда булдылар, техникаларның төзеклеген тикшерделәр, силос-сенаж траншеяләрен, шулай ук консервантлар кертү өчен җайланмаларны карадылар. Барлык хуҗалыкларда да траншеяләр ремонтланган, диварлар чистартылган, агарту һәм дезинфекция үткәрелгән. Сәйдәшев исемендәге АХП, «Ярыш», «Гигант» ҖЧҖ һәм Вардересян крестьян-фермер хуҗалыгы аеруча аерылып тора. Техниканы әзерләүдә кечкенә генә искәрмәләр бар, кимчелекләрне бер атна эчендә бетерү йөкләнгән, яшел массаны силослау өчен консервантларны алдан сатып алу мөһим.

– Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кышкы торакка шартлы мал башына ким дигәндә 40 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куелды. Азык булмаса, безнең терлекчелек тармагы табышлы була алмый. Күпьеллык үләннәрдән күп күләмдә азык әзерләнә. Ләкин быел кышың җирдә туң катлам барлыкка килү сәбәпле күпьеллыкларга сизелерлек зыян китерде. Район аграрийлары алдында бик мөһим бурыч тора – җитәрлек күләмдә азык әзерләү, аларның саклануын тәэмин итү, - дип билгеләп үтте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев