Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айгөл Шабакаева: «Хәрбиләргә, гаиләләргә ярдәм, игътибар кирәк»

Махсус хәрби операция башланганнан бирле, илебезнең, шул исәптән республикабызның төрле оешмалары, битараф булмаучылар, республика, район җитәкчелеге хәрбиләргә, аларның гаиләләренә, якыннарына төрле яклап ярдәм итә.

Тукай районы буенча махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләре, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән эшләүче социаль координатор Айгөл Шабакаева белән шушы көннәрдә очрашып, районда күрсәтелүче ярдәм, башкарылган эш турында сөйләшеп алдык. Үзе дә хәрби бурычын үтәүче ир хатыны буларак, Айгөл ханым ил чикләрен саклаучы ир-егетләребезгә, аларның гаиләләренә, якыннарына нинди ярдәм кирәк икәнен бик яхшы белә.

– Миңа мөрәҗәгать итүчеләр еш кына са лкынр ак , коры мөнәсәбәттә булалар. Мине аларның халәтен, хәлен аңлап бетермим дип уйлылар. Ләкин, үземнең тормыш иптәшем дә махсус хәрби операциядә катнашуын белеп алгач, йомшаралар, ышанычларын күрсәтә башлыйлар. Ә бу минем эшемдә бик мөһим. Кешенең сиңа ышаныч белдерүе, ачылуы – эштәге максатларга ирешү, аларга ярдәм итү теләген тагын да көчәйтә ул. Күрсәтелүче ярдәмгә килгәндә, хәрбиләр өчен федераль, региональ ягьни Татарстан Республикасы дәрәҗәсендәге социаль ярдәм каралаган. Шулай ук әлеге чараларга безнең Тукай муниципаль районыны ярдәме дә кушыла.

– Әлеге ярдәм нәрсәдән гыйбарәт соң?

– «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды нигездә махсус хәрби операция ветераннарын, аларның гаиләләрен кайгырту эшләре белән шөгыльләнә. Без аларга бар тиешле ярдәмне, социаль һәм башка төрдәге хезмәтне берьюлы, мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә алуда булышлык күрсәтәбез. Илкүләм ярдәм буенча махсус хәрби операциядә катнашучылар бушлай медицина хезмәтен алуга, рецепт буенча бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре белән тәэмин ителүгә, медицина тикшерүләре, диспанцеризация аша узарга хокуклы. Моннан кала, хәрби хезмәт үтү дәверендә әлеге затлар торак, торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында яки тулысы белән кертелмәгән түләүләр өчен пени өстәүдән азат ителә. Хәрбинең хезмәткә алынганчы эшләгән оешмапредприятиесендә дә эш урыны саклана. Махсус операцияиядә катнашу вакыты иминият стажына икеләтә күләмдә кертеләчәк.

Вакытыннан алда пенсиягә чыгу очрагында шундый ук исәп-хисап башкарылачак. Шулай ук мобилизация буенча киткәнче яки хәрби операциядә катнашканчы алынган кредитлар буенча хәрбиләргә кредит каникуллары бирелә һәм башка төр ярдәм каралган.

– Монысы федераль ярдәм булды. Ә республикадан нәрсә белән булышалар?

– Татарстанда балалары туган ир-егетләрнең гаиләсенә гаилә кеременә карамастан, сабыйлар өчен кирәк-ярак җыелмалары тапшырыла, пенсия яшендәге, яше 55-60ка җиткән гаилә әгъзалары, беренче һәм икенче төркем инвалидлар, гаиләдәге 7-17 яшьтәге балалар санатория-курорт, балалар ял лагерына путевкалар белән беренче чиратта тәэмин ителә, аларга социаль хезмәт күрсәтелә. Шулай ук, шәхси йортлары булганнарга, йортка газ кертүгә, газ җиһазын сатып алуга субсидия бирелә. Әлеге ярдәм алу өчен билгеле бер шартлар бар, әлбәттә. Бу хакта без шәхсән мөрәҗәгать итү очрагында тулырак аңлатабыз.

– Тукай районы да махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга булыша дип әйткән идегез.

– Әйе, дөрес. Әйтик, хәрбиләрнең балаларын мәктәптә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин итү, балалар бакчасы өчен, өстәмә түләүле түгәрәкләргә, секцияләргә булган түләүдән азат итү һәм башкасы каралган.

– Эшегез буенча сезгә еш кына район, хәрби комиссариат җитәкчелеге, табиблар, башка йомыш төшкән кешеләр белән дә аралашырга туры киләдер?

– Дөрес. Беренче эшли башлаган көнемнән үк Тукай районы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Илдус улы Закиров, хәрби комиссариат, Социаль Фонд, районның социаль яклау бүлеге, прокуратура һәм башка күп оешмалар, кешеләр белән тыгыз элемтәдә торам. Алар белән шактый гына мәсьәләләрне уртага салып хәл итәбез. Мәсәлән, үземнең шәхси игътибарым астында булган ветеран Павел Понизович икенче төркем инвалид. Район хакимияте һәм Тукай үзәк дәваханәсе ярдәме белән без аны Казан шәһәрендәге Республика клиник хастаханәсенә, табибтравматологка алып бардык. Һәм мондый төрдәге хезмәттәшлек минем эштә һәрдаим күзәтелә.

– Айгөл Рәфкатовна, әңгәмәбез ахырында шунысын да сорыйсы килә: ирләре, уллары, гомумән, туганнары махсус хәрби операциядә булган кешеләр һәм хәрбиләр үзләре сезгә ни рәвешле мөрәҗәгать итә алалар?

– Минем белән шәхси очрашырга да, телефон аркылы да сөйләшеп консультация алырга мөмкин. Моның өчен 8 917269-10-84 телефон номеры буенча шалтыратып мөрәҗәгать итәргә яки Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт адресы буенча урнашкан Тукай районы хакимиятенә килеп, миңа кызыксындырган сорауларын бирә алалар. Һәр кешенең гозерен тыңлап, без аларга ярдәм итү ягын караячакбыз. Чөнки махсус хәрби операциядә булган райондашларыбызга, аларның якыннарына безнең булышлык, игътибар бик кирәк.

– Әңгәмәбез өчен бик зур рәхмәт, Айгөл ханым. Башкарган эшегездә бары уңышлар гын юлдаш булсын.

– Бик зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев