Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

26 нчы апрель - Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне!

Халкын хөрмәт иткән, телен яраткан һәм аның белән горурланган һәр татар кешесе өчен бүген зур бәйрәм!

26 нчы апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Әлеге уңайдан Тукай районында да бар республикада кебек үк бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Яңа поселогында бүген аеруча күңелле булды. Бирегә мәктәп укучылары, татар теле укытучылары җыелды.

Чара Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Илфак Бариев, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь, публицист, филология фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафин, Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова һәм Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты Әлфия Ситдыйкова катнашында узды.

Әлеге хакта тулырак, "Якты юл" газетасының киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев