25 майда яшен, боз һәм +29 градуска кадәр җылы көтелә
Яңалыклар

25 майда яшен, боз һәм +29 градуска кадәр җылы көтелә

Май аенда сагынып көткән, Язлар җәйгә бәйләнә. (Равил Насыйбуллин) Чынлар та, җәй җитәргә санаулы көннәр генә калып бара. Ә көннәр күптән инде җылы җәйне хәтерләтә...

Бүген республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.

Аерым районнарда кыска вакытлы яңгырлар, хәтта яшенле яңгыр көтелә, кайбер урыннарда боз явуы да ихтимал, дип кисәтә синоптиклар.

Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6–11 м/с тәшкил итәчәк, урыны белән җилнең көчәюе 15–20 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +7…+12 градус булачак, көнбатыш районнарда урыны белән +15 градуска кадәр җылытачак. Көндез термометр баганалары +24…+29 градуска кадәр күтәреләчәк.


Нет комментариев