20 сентябрьдә Татарстанда +23 градуска кадәр җылы булачак
Яңалыклар

20 сентябрьдә Татарстанда +23 градуска кадәр җылы булачак

Якшәмбе, 20 сентябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Республикада явым-төшемнәр көтелми. Иртән кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +3…+8 градус, республиканың көнбатышында +11 градуска кадәр булачак. Көндез һава +18…+23 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев