20 апрельдә Татарстанда һава торышы нинди булачак?
Дүшәмбе, 20 апрельдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итәләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Яңгыр явачак, көнбатыш районнарда урыны белән көчле яңгыр көтелә. Төнлә томан төшүе ихтимал.
Төнлә минималь температура +3..+8 градус тәшкил итте. Көндез температура +7..+13 градуска, көнчыгыш районнарда урыны белән +16 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев