Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә тәрбия буенча директор киңәшчеләре эшли башлаячак

Яңа уку елыннан башлап илнең барлык мәктәпләрендә балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк. Мондый вазифаны Россия көллиятләрендә дә кертәчәкләр.

Бу хакта Россия балалар-яшүсмерләр үзәге директоры Александр Кудряшов хәбәр итте.

-Бу вазыйфаны кертеп караган мәктәпләрдә директорлар киңәшченең булуы өчен зур рәхмәт әйтәләр. Ул укытучыларга да, укучыларга да, җитәкчегә дә чыннан да дус, ярдәмче. – ди белгечләр.

Кудряшов искәрткәнчә, мәктәпләрдә яңа вазифа 1 мартта Россиянең ун пилот төбәгендә расланган. Ул шулай ук яшьләр арасында мәктәп директоры киңәшчесе роленә дәгъва итүчеләрнең рекордлы санына игътибар итте. Оешма башлыгы сүзләренчә, бер вакантлы урынга дүрт кеше дәгъва итә.

"Яшь белгечләр, киңәшче булып эшләргә теләгән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр саны бу конкурста үткәнгә карата 10% ка артты. Бу киңәшче вазифасы ихтыяҗлы, ул безнең искиткеч яшьләр йөзендә дә кирәкле була", - дип ассызыклады Кудряшов.

Исегезгә төшерәбез, Россия мәктәпләрендә конкурста катнашучылар белән очрашуда яңа вазифа кертү идеясен 2021 елда ук РФ Президенты Владимир Путин «Ел укытучысы»конкурсында катнашучылар белән очрашуда хуплады. Яңа практика турында аңа Ставропольнең 14 нче лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анастасия Шрамко сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев