1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне
Сезне чын күңелемнән Өлкәннәр көне белән тәбрик итәм. Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Календарьда үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез киләчәк буыннарның тынычлыгын кайгыртып, күпмилләтле Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына озак...
Сезне чын күңелемнән Өлкәннәр көне белән тәбрик итәм. Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Календарьда үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез киләчәк буыннарның тынычлыгын кайгыртып, күпмилләтле Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына озак еллар буена армый-талмый хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз, сугыш елларының кыенлыкларын үз иңнәрегездә татыдыгыз. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ветераннарыбызны ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык белән җылыту, аларга рухи таяныч булу - безнең олы бурычыбыз.
Сезнең гомер бөек омтылышлар, мәрхәмәтлелек һәм хаклык кебек мәңгелек кануннарның җиңүенә ышаныч белән балкып торды. Күбегез әлегә кадәр эшләвен дәвам итә, иҗтимагый тормышта актив катнаша, яшьләрне өлкән буыннар үрнәгендә тәрбияләүгә лаеклы өлешен кертә. Авыр чакларда киңәш һәм таяныч эзләп без нәкъ сезгә, зирәк һәм тәҗрибәле буынга, мөрәҗәгать итәбез. Нинди генә катлаулы чор килмәсен, сез һәрвакыт киләчәккә өмет белән карый беләсез, теләсә нинди авырлыкны да җиңеп буласына ышанычны югалтмыйсыз.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Ныклы сәламәтлек, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның игътибар-хөрмәтендә яшәвегезне, рухи күтәренкелек һәм иминлек телим!
Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев