Җиңү өчен 268 маскировка челтәре.
Бакча эшләренең кызу вакыты булуга һәм йорт мәшәкатьләренең күп булуына карамастан, Кече Шилнә хатын-кызлары үзләренең мөһим эшләрен дәвам итәләр.
«Быел җиләкләрнең мул уңышы — барысын да өлгерергә кирәк: җыеп алырга да, эшкәртергә дә. Башка мәшәкатьләр дә җитәрлек. Ләкин без туктамыйбыз, чөнки безнең яклаучылар алгы сызыкта ярдәм көтә», - диләр киң күңелле апалар.
12 августта Кече һәм Олы Шилнә активистлары өчен Зөягә сәфәр оештырылган. Экскурсияне оештыруда Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Даутов Гадел Гомәр улы катнашты.
«Мондый искиткеч бүләк өчен Гадел Гомәровичка чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!»- диләр җирлекнең хезмәт сөючән, тынгысыз волонтерлары.
Нет комментариев