«Туып үскән җирем – гади генә бер авыл»
Татарстанда җәй дәвам итә.
Яңа Бүләк авыл җирлегенә кергән Күктәк-Мирсәит авылында “Туып үскән җирем – гади генә бер авыл” дип аталган җирлекнең талантлы үзешчәннәре Фиртәвис һәм Әнүзә Идрисовлар капка төбендә исмкиткеч зәвыклы концерт узды.
Фирдәвис Идрисов Бөек Ватан сугышы ветераны Мәҗит аганың кече улы. Ул төп нигезне югалтмыйча биредә матур йорт салып, гаиләсе белән яши.
Авылның үзешчәннәре Флүр Шакиров, Кифая Валиева, Сәлмән Әхмәтҗанов, Зөһрә Калимуллина, Зилә Кәвиева, яшь талант Амелия Павлова, Нурия апа, шулай ук йорт хуҗалары Фирдәвис һәм Әнүзә Идрисовлар чыгыш ясадылар. Татар халык чәе һәм ризыклар белән авылдашлар капка төбендә бәйрәм иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев